Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Йосыф кыйссасы

Бу риваять-дөнья әдәбияты тарихының якты сәхифәләреннән берсе. Ул язма рәвештә беренче мәртәбә безнең эрага кадәр тугызынчы гасырда Тәүратта очрый.
117 шагыйрь Йосыф сюжетына әсәр язган. Бу исемлек әле тулы түгел.
“Йосыф вә Зөләйха”ның чәчмә ысул белән иҗат ителгән төрдәшләре дә билгеле. Дөнья халыклары әдәбиятында Йосыф-Зөләйха темасына шигъри әсәр язган төрки авторларның әүвәлгесе Кол Гали һәм аның иҗаты һәрвакыт игътибарга лаеклы урын алып тора. Шагыйрьнең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы, мәгълүм ки, Идел һәм Урал буйларында күп гасырлар дәвамында популярлык казана, анда яшәүче татар һәм башкорт халыкларының рухи ихтыяҗын канәгатьләндереп килә. Бу үлмәс әсәр - гасырлар буена янгыннардан, сугышлардан сакланып килгән халкыбызның рухи байлыгы. Халык бу әсәрне яттан белгән.
Тарихта Кол Гали һәм аның тәрҗемәи хәле турында бернинди мәгълүматта сакланмаган. Әсәрнең тәмамлану вакыты 1212 елның 12 мае. 1917 елга кадәр җитмеш тугыз мәртәбә нәшер ителә. Шунысы үзенчәлекле: әсәр көйләп укыла.
Фәнни даирәдә беренче мәртәбә немец Галиме Һ.Флейшер тарафыннан игълан ителә. Ул әсәрне татар-угыз ядкяре дип исәпли.
“Кыйссаи Йосыф” әсәренең якынча өч йөзләп күчермәсе билгеле.
Кыйсса бүген язылган кебек.
Бу турыда тулырак сез “Безнең Мирас” журналының 8 санын укып белә аласыз.
18 язма.