Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

«Данлы гомер- олы иҗат» Тәлгат Галиуллинга 85 яшь

Тәлгат Галиуллин. Бу исем татар җәмәгатьчелегенә, беренче чиратта, әдәбият галиме, иң оста тәнкыйтьчеләрнең берсе, филология фәннәре докторы, профессор, күп еллар дәвамында студентларга белем биргән укытучы, остаз буларак билгеле. Шул ук вакытта ул әле гаять актуаль проблемаларны күтәргән саллы-саллы китаплар, тирән эчтәлекле әсәрләр, замана чирләрен күп яклап ачарга омтылган хикәя, повесть һәм романнар авторы да, Г.Тукай, Г.Исхакый һәм Кол Гали исемендәге премияләр лауреаты да.
Татар теленең матурлыгына мөкиббән китеп, нәзакәтле итеп яза. Теле үзенчәлекле. Т.Галиуллин, татар әдәбиятында беренчеләрдән буларак, мафиозниклар, бандитлар турында, детектив әсәрләр язды. Татар егет-кызларының гамәлләре, тормыштагы асыл кыйммәтләре турында язуы белән зур популярлык казанды. Аның әсәрләрен укуы да, кабул итүе дә җиңел. Шуңа аның һәр әсәре көтеп алына, яратып укыла, уйландыра.
Тәлгат абыйның әсәрләре шул дәрәҗәдә тормышчан ки, аларның теләсә кайсы буенча рәхәтләнеп менә дигән кинофильмнар төшерергә мөмкин.
Халык язучысы Г.Ахунов язганча, Т.Галиуллинның “эшләгән эше таулар кадәр”.
Т.Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туа.
Тәлгат Галиуллин бүген дә яңа иҗат хыяллары белән яши, әдәби әсәрләр яза.
Тәлгат абый, киләчәктә дә Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, иҗат уңышлары теләп калабыз. Юбилеегыз белән!