Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәгә яңа исемдәге газета килә башлады

Ул -"Шәһри Казан. Язмыш". Тормыш турында газета.Газета А4 форматында һәм 24 битле. «Татмедиа» тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Исеменнән күренгәнчә, газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт, кыскасы, тормыш турында. Моннан тыш, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һәм башка сәхифәләр дә урын ала.
"Биредә яңалыклар күп булачак, монда бары тик кызыклы мәгълүмат җыелачак", ди баш мөхәррир.
«Мин инде 1995 елдан ук эшлим. Бу бит инде «Шәһри Казан”үсә, киңәя, заманча сулыш белән чыга дигән сүз. Ул — халык күңелендәге хисләрне туплаган газета. Һәр кешенең язмышы төрле, «язмыш» — һәркем өчен якын сүз. Язмыш ул бик катлаулы әйбер, кемнекедер рәхәт кебек, тик беркемнең кесәсе буш түгел», ди журналист Дилбәр Гарифуллина газета турында.
Газетаның укучысы, әлбәттә, булыр дип ышанып калам!