Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехта гаилә көнен билгеләп үттек

Әйтерсең лә без Мәскәүдән килгән... Алар безне әнә шулай дулкынланып, шатланып көтеп алды.
Матур йола буенча 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Бу бәйрәмне күптән түгел генә билгели башласак та, яратып кабул иттек.
Бәйрәм көнен сайлап алу өчен тарихка мөрәҗәгать ителде, Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне итеп православиедә изгеләр исемлегенә кертелгән ирле-хатынлы Петр һәм Феврония көне сайлап алынды. Риваять буенча алар 13 гасырда Муром шәһәрендә яшәгәннәр, саф сөю, гаиләгә тугрылык өлгесе күрсәткәннәр.
Бу матур бәйрәмне без дә зурлап билгеләп үттек. Хәсәншәехта талантлы, сәләтле балалар тәрбияләгән, намуслы хезмәт юлы үткән, бәхетле, тату гаиләләр бихисап. Бу көнне 45,50, 61 ел яшәгән чорларын бәйрәм итүче парларны өйләренә барып олыладык, хөрмәтләдек. Бик җылы, җанга рәхәт очрашу-чара булды ул.
Авылыбыз кешеләре, өлкәннәребез киң күңелле, мәрхәмәтле, барлык чараларыбызда актив катнашалар, бик тату яшибез. Мондый өлкәннәрнең үрнәге барыбызга да өлге, шулай яшәргә, озын гомерле һәм гел хәрәкәттә булырга язсын.