Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Колейдоскоп культур и традиций

"Безнең мирас» журналының 6 санында килгән “Күн мозаикасы һәм татар аяк киеме” исемле язма  кызыксынып укыла
Күн мозаикасы сәнгате - казан татарлары иҗат иткән уникаль күренеш. Аңа борынгы һәм хәзерге төрки халыкларның сәнгатендә дә, заманча сәнгатьтә дә тиңнәр юк.
9-10 гасырлар чигендә Казан һәм Казан арты аяк киеме тегүчеләренә дөньякүләм дан китергән күн каю техникасы болгар нәфис һөнәрчелегенә барып тоташа. Күн каю һөнәре сәнгате хәзер дә үсүен дәвам итә...
Шөкер, күн каю ысулы белән әзерләнгән аяк киеме җитештерү белән Арчада әле дә шөгелләнүчеләр бар. Минем аякта Резеда, Фидаил Хәбриевлар чиккән читек.
Читекне ясый торган машиналар әле уйлап табылмаган. Бу тулысынча кул белән башкарыла торган эш. Европа хатын-кызларын да ымсындырган матур милли аяк киеме кырык кат тир түккәч кенә туа.
11 нчы язма.