Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Балаларга-бәйрәм бүләге

28 июнь-Корбан гаете бәйрәме көнендә, спорт мәйданчыгында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Яраткан халык уеннары буенча ярышлар узды: балалар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар, бүләкләр дә кистеләр, таяк та тартыштылар, йөгереккә дә бардылар.Бәйрәм бик матур килеп чыкты, тантана балаларга бик ошады. Бәйрәмнең матур үтүенә зур өлешләрен керткән иганәчеләргә хөрмәтебез чиксез. Уеннарда катнашкан барлык бала да бүләкле булды. Мондый бәйрәмнәр дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.