Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Романовлар-Михаилдан Николай Икенчегә кадәр” Фикер алышу

Әлеге чара Романовлар династиясенең 410 еллыгына багышланды. Очрашуда тарих укытучысы Хабибуллина Гүзәл Шәймулла кызы да катнашты.
Ил белән 304 ел хакимлек иткән Романовлар династиясе Россия тарихында зур эз калдырган. Аларның патшалык итүләре чуалыш (Смута) елларында, 1913 елда башлана, ә 1917 елның февраль революциясе белән тәмамлана. Романовлар идарә иткән вакытта рус тәхетендә 19 хаким алмашынган. Аларның һәрберсе үзләре идарә иткән чорда зур эз калдырган...
1613 елдан Мәскәү тәхетенә Михаил Фёдорович Романов утыра, 32 ел
идарә итә. Ул бик акыллы, кешелекле, ярдәмчел, гадел патша була.
Романовлар династиясенең беренче вәкиле -16 яшьлек Михаил хөкүмәтенең сәясәте дөрес булган. Чөнки ул юклыктан көчле илләр арасына кергән. Башка илләр дә Михаилны яңа патша итеп таныганнар.

Петр Іне фамилиянең иң танылган вәкиле дип атарга мөмкин, ул юкка гына Бөек кушаматы алмаган. Ул идарә иткәндә ил тагын да бер баскыч алга күтәрелә. Ә инде 1721 елда Россия империясе дип атала башлый.

Сарай переворотлары дәвере шулай ук кызыклы шәхесләр идарә иткән чор.Корал ярдәмендә биш мәртәбә хакимнәр алмашынган чорны Россия тарихында сарай переворотлары чоры дип атыйлар (37 ел дәвам итә). Ул Петр Беренче үлгәч башлана һәм 1762 елда императрица ЕкатеринаИкенче тәхеткә утыргач тәмамлана. Екатирина да тарихка Бөек Екатерина исеме белән кереп кала.

20 гасыр Россиягә авырлыклар алып килә: рус-япон сугышы (1904-1905 еллар), 1905-1907 елгы революция, 1914-1918 елгы беренче дөнья сугышы.Кызганычка каршы каршы император Николай Икенче бу проблемаларны җиңеп чыга алмый. 1917 елда Романовлар династиясе яшәүдән туктый.

Тарих –хәтер ул. Тарихны өйрәнмичә, үткәннне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Ул тарихыбызда булган ялгышларны кабатламаска, бердәм булырга сабак бирә.