Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Тыл батырлыгы

Сугыш бөтен ил, шулай ук Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кырыс сынау булды. Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Әмма, Бөек Җиңүне якынайту өчен, ачлык ялангачлыкны җиңеп, безнең хатын кызларыбыз, картлар һәм балалар бер караңгыдан икенчесенә кадәр басу кырларда, фермаларда хезмәт куйдылар. Ир егетләр фронтка киткәч, корыч атларны хатын-кызлар иярли һәм гаҗәеп осталыклары, үҗәтлекләре белән сокландыралар. Сугыш чорында трактор, комбайннарда эшләгән кадрларның 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Ачлык, күтәрә алмаслык хезмәт, кайгы-хәсрәткә дә карамастан, Арча районы авыллары үзләренең болай да ярлы булган хуҗалыкларыннан ипи, сөт, ит, май һәм бәрәңге тапшыралар. Арча районы авыл хуҗалыгы фронтка 46 мең тонна икмәк, 24 мең тонна бәрәңге, 18 мең тонна ит, 5 млн. литр сөт тапшыра. Танк колоннасы төзү өчен 49 мең акча бирәләр һ.б., һ.б.
Сугышчан тыл эшчәннәренең батырлыгы бәяләп бетергесез. Кеше күтәрә алмаслык михнәтләр кичергән фидакарьләргә карата, без йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

“Ватан”лылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парадта.