Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәйрәм митингы "Батырларга мәңгелек дан"

Һәр ел саен Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта без авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зурлап искә алабыз. Балалар матур җырларын, дәртле биюләрен башкаралар, шигырьләр сөйлиләр. Алар истәлегенә чәчәкләр куябыз, 1 минут тынлык белән искә алабыз, дога кылабыз. Быел да бу олуг, тантаналы митинг зурлап үткәрелде.
Күркәм гадәт буенча 4 нче сыйныф укучыларын Варислар рәтенә кабул иттек.
Бүгене бәйрәм тантанасында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Рәнис Шәрипов та катнашты. Киләсе Бөек Җиңү бәйрәмнәрен дә бергәләп бәйрәм итәргә насыйп булсын!