Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Гаҗәеп матурлык янәшәдә генә” Экологик сукмак буйлап виртуаль сәяхәт

Безнең китапханә сезне 2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында  Хәсәншәех авылы табигате буенча “Гаҗәеп матурлык янәшәдә генә” исеме астында  экологик сукмак буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра.

Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык   авыл, чишмә, елга, сазлык,  чокыр-басуларына, болыннарына бик матур исемнәр биргән.  Андый атамаларга бик бай безнең авыл. Хәсәншәех авылы Шушма суы янына, табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Шушма суына Челәнгәр, Урта, Изге чишмә, Фәсәх, Ар, Карабай, Нариман һ.б. елга-инешләр килеп кушыла. Изгеләр, Зөбәйдә, Казаклар, Киндер күле дигән чишмәләр бар.

Нариман елгасы. Колхозлар оешкан чорда ике хуҗлык “Нариман” исемендәге колхоз оештырабыз дип тау итәгенә күченә. Ләкин аларны хуплап, алар белән күченеп китүчеләр булмый. Күпмедер вакыттан соң болар кире әйләнеп кайта.  Аларның нәселе әле дә “Нариман” дигән атаманы йөртәләр. Бу елгаларда су язгы ташу  вакытларында гына була. Хәзер бу елга буйлары,тау итәге чын урман инде.

Әхәрә чүле. Әхмәр әрчүе. Бу урында Әхмәр исемле кеше урман төпләп, әрчеп үзенә җир ясаган. Шуңа күрә халык Әхмәр әрчүе дигән сүзне кыскартып, ул җирне Әхәрә чүле дип йөрткән. (Теплица ягындагы көтүлек җире бу).

Фәсәх елгасы. Бу елга буенда Фәсәх исемле бер кеше яшәгән. Шуңа күрә бу елганы халык Фәсәх елгасы дип йөртә. Клуб артындагы бу елга буенда  халык бозау арканлый, җиләк җыя, печән чаба, ял итә.

Ар елгасы. Кенәбаш ягындагы елга. Элек бу елга яры буенда Удмурт (ар) авылы урнашкан булган. Шул сәбәпле елга Ар елгасы исемен йөртә. Бу елга буе да гаҗәеп матур, биредә гөрләп печән, төрле чәчәкләр, мул итеп җиләк үсә. Челәнгәр елгасы. Чиленгер-мари сүзе. Элекке вакытларда бу елга тирәсендә марилар яшәгән, дип әйтәләр. “Чиленгер” сүзенә бәйле рәвештә бу елга “Челәнгәр” атамасын йөртә. Апаз белән ике арада урнашкан бу елгалык тирәсе чын матур урманны хәтерләтә. Биредә җир җиләге дә бик күп була. Шулай ук бу елга буе да халыкның бик яраткан урыны.

Исмәк талы (Исхак сазлыгы). Каргалы ягындагы басу уртасында урнашкан әлеге сазлык элек күл булган. Бу сазлык Исхаков Исмәгыйл исемле кешеләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Бу кеше үз исемен  данын калдыру өчен җирне яндыра. Биредә зур чокыр барлыкка килә һәм су җыела. Бу чокырның да суы  кибеп килә икән инде.

Хәмәтгали күле һәм  Муллагали күле. Каргалы урман буендагы Хәмәтгали күле һәм Көек урман буендага Муллагали күлләре дә шулай ук үз исемнәрен мәңгеләштерү теләге белән гектардан артык күләмдәге җирне яндыру сәбәпле барлыкка килгәннәр. Күлләрнең атамалары да шушы кешеләргә бәйле рәвештә “Хәмәтгали күле” һәм “Муллагали күле” дип йөри. Муллагали күле кырыенда түгәрәкләп агачлар үсеп утыра. Әлеге күлгә мин беренче мәртәбә баруыма да инде 30 еллап вакыт үткән икән, ул заманда   күл бик тә матур иде,  күлнең суы кипкән икән. Бу күлләр авылдан ерагырак урнашкан булсалар да, җәен биредән кеше өзелми. 

Кәҗә басуы. Элекке вакытта бу басу бик ташлы булган. Анда кәҗә сакалы үләненнән башка үлән үсмәгән. Шул рәвешле бу басуга Кәҗә басуы атамасы бирелгән. Ә хәзер тау башындагы бу басуда гөрләп иген үсә. (Ләйлә апалар бакча артындагы басу).

“Зөбәйдә” чишмәсе. Элекке вакытларда бу төбәктә Зөбәйдә һәм Зөлһиҗә исемле ике кыз туган яшәгәннәр, ди. Зөбәйдә эш сөючәнлеге, киң күңеллелеге, чибәрлеге белән халык күңелен яулаган. Ә Зөлһиҗә матур киенергә, бай булырга хыялланган. Аның хыялы тормышка ашкан, ләкин ул сәламәтлеккә туймаган. Зөбәйдә ярлы, әмма бик бәхетле яшәгән... Зөбәйдә каберлеге тирәсеннән чишмә бәреп чыккан. Ул чишмәне Зөбәйдә чишмәсе дип йөртәләр. Суы бик тәмле. Авыл халкы бу чишмәгә карата ихтирамын кызганмый. Авылыбызның асыл егете Минһаҗев Вагыйз Васыйл  улы бу чишмәне беркайда булмаганча, борынгылар рухына туры китереп төзекләндерде. Чишмә янына килгән һәрбер кеше үзен әкияти бер дөньяда итеп хис итә. Ә чишмә яныннан кеше өзелми. (Чишмә теплицалар ягында тау итәгендә урнашкан).

“Казак”лар чишмәсе. Элекке вакытларда бу чишмә янында Казаклар җыены дип аталган җыен үтә торган булган. Җыенда старосталар авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәннәр. Печән бүлгәннәр, көтү турында сөйләшкәннәр һ.б. Чишмә юлаучыларга юл күрсәтә, җиләк җыючылар, көтү көтүчеләр суын эчеп тәннәренә сихәт алалар. Бу чишмәне  2007 елда,  Минһаҗев Ирек Таһир улы, Урта азия стилендә бик матур итеп төзекләндерде.

“Киндер күле” чишмәсе. Чишмә бәреп чыккан җирдә генә күлдә булган. Бу күлдә элек җитен җебетеп киндер сукканнар. Бу чишмәне соңгы елларда Әпет чишмәсе дип тә йөрттеләр. 2010 елны Әхмәтов Марат Готов улы авылдашларына искиткеч хозурлык бүләк итте. Киндер күлен, аның каршындагы чишмәне  матур итеп ясатты. Биредән җәй буе халык эзелми. Бу урын авыл халкы, кайткан кунаклар хәтта күрше авыллар өчен чын ял урынына әверелде.

“Изгеләр” чишмәсе. Авылга нигез салучы Хәсән карт каберлеге тирәсеннән чишмә береп чыккан. Шуңа күрә аны авыл халкы “Изгеләр” чишмәсе дип атаган. Авыл халкы изге карт хозурында еш була, аңа хөрмәтен кызганмый. Ә чишмә суын эчәргә дип ераклардан кайталар, аның янында теләкләр телиләр. Бу изге чишмә янында теләгән теләкләр кабул була, диләр.