“Исәнме, Сабантуй бәйрәме!” Хезмәт бәйрәме
Июль башында бездә иң зур, иң кояшлы, иң көтеп алынган, хезмәт бәйрәме, шатлык һәм бәхет бәйрәме- Сабантуй булып үтте. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменә әзерләнүдә, бәйрәмдә уеннар һәм конкурслар оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәмгә бик күп күренекле якташлар, кунаклар кайткан иде.