Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Шигырь бәйрәме "Тукайны укыйбыз"


Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Бүген Мәдәният йортында бик матур шигырь бәйрәме үтте. Әлеге кичә балаларның белемен ныгытуга багышлана. Бәйрәм кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләшү белән башланып китте. Балаларның шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп, җырлаулары белән дәвам итте. Гадәткә кергәнчә, очрашу “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде. Бәйрәм матур узды. Рәхмәт балаларга, рәхмәт тәрбияче апалары Розалия Таһир кызына.