Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Урта гасыр мөселман дөньясының энциклопедик галиме Әбүгалисина

Әбүгалисина 980 елда, Бохара янындагы Афшана авылында туган. Ул бөек галим, философ, врач, математик, астроном, телче, логик, политик, эшче һ. б. Үзенең үтә зирәклеге һәм сәләтлеге белән дөньяны хәйран калдырган бу таҗик 17 яшендә үк оста табиб саналган, әмир сараена алынган. Ул 2 мең төрле чиргә диагноз куеп, дәвалый алган. Ярты гасырлык гомерендә ул йөзләрчә том әсәрләр язарга өлгерә. 450 хезмәт калдырып киткән, безнең көнгә кадәр 238е барып җиткән.
Әлеге даһиның кызыклы вә гыйбрәтле тормышы, иҗаты турында "Мәдәни җомга" газетасының 14 санында укый аласыз.