Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яз ае, шигырь ае, Тукай ае белән сезне

Апрель-Тукай ае. Чөнки ул апрель аенда туган һәм шул ук айда вафат та булган. Тукай нибары 27 ел гына яшәп, бик зур иҗади мирас калдырган. Ул 10 меңнән артык шигырь юлы: 400 дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән. Тукай хезмәтләре дөньяның 50дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре рус һәм башка милли телләрдә зур тираж белән нәшер ителә.
Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез.