Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мин укыдым, сезгә дә киңәш итәм!

Кадерле укучым! Син иң яратып укый торган «Казан утлары» журналының 1 саны сине Шәмсия Җиһангированың “Мәхәббәт ничәү була?” исемле хикәсе белән сөендерер. Язучының тирән эчтәлекле, бай телле, искиткеч кичерешләр дөнъясына әйди торган бу әсәрен укырга тәкъдим итәм.
Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. Матбугат битләрендә, рәсми урыннарда да, сәясәткә, әдәбиятка бернинди катнашы булмаган төрле-төрле даирәләрдә дә куба андый бәхәсләр. Даирәләр дигәнем, мәсәлән, безнең кебек – кырык ел элек бер мәктәпне тәмамлаган, тормыш дулкыннарына ташланып, кайсыбыз ничек йөзеп, ярга чыккан, биш дистәне ваклап бетереп, алтынчысы белән теш кайрашучы, очрашырга-сөйләшергә ничек тә җай табалмыйча, бүгенге көнгә килеп терәлгән, ниһаять, бу дөньяның бик тә фанилыгын, күз ачып йомганчы үтүен тәмам төшенеп, сабакташыбыз Сөмбеләнең Казанга терәлеп үк торган «Патшалар» бистәсендәге затлы өендә җыелышкан җиде хатын-кыз даирәсе. Кайберләребез белән кырык ел дәвамында бер генә мәртәбә дә күрешкәнебез булмавын искә алсак, мәхәббәттән башка да сөйләшер сүзләр бихисап җыелган, бүген сүз аңа барып җитмәс кебек иде. Юк шул, алай булмады...
Һәрберебез сүз алып, кыскача гына үзенең хәл-әхвәлен, бүгенге очрашу көненә кадәр ни эш-гамәлләр кылганын, нинди юллардан йөргәнен сөйләп, танышып-таныштырып чыктык.
Кызып-кызып сөйләшкән, бәхәсләшкән җирдән, кинәт бертавыштан дигәндәй, барыбыз да тынып калдык. Кадриябез ни актан, ни карадан безнең сүз-бәхәскә кушылмый утыра икән ләбаса!
Безнең шаулашканны-даулашканны итагатьле генә тыңлап торды да Кадрия, «башка сүзегез юкмы инде?» дигәндәй, сабыр-моңсу карашын безгә төбәп, «алайса башлыйм» дигән сыман тирән тын алды һәм әкрен генә сөйләп китте...