Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Укырга тәкъдим итәбез!

“Безнең МИРАС” журналының 3 саны килде. Бу санында, тамырлары белән Татарстанның Биектау районы Битаман авылына тоташкан Исхак Әхмәров турындагы язманы тәкъдим итәбез.
1901 елда туа. 1921 елга кадәр Казанда яши.1935 елга кадәр Урта Азия, Төркия, Кытайда разведка хезмәтендә. 1935–1945 елларда АКШта яши, совет разведкасы агентурасын җитәкли, сәяси, фәнни-техник, хәрби мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнә.
Ул үз агентлары, шул исәптән хатыны белән СССР өчен иң мөһим материаллар туплый. “Манхэттен проекты” буенча атом коралы әзерләү турындагы мәгълүматны кулга төшерәләр. Исхак Әхмәровны күпләр данлыклы “Кар” операциясенең башлап җибәрүчесе буларак та хөрмәт итә. Бу проект совет разведкасының тарихында иң әйбәт операцияләрнең берсе, аның максаты – Япония белән сугышны булдырмый калу.
1946–1955 елларда СССР Дәүләт иминлеге комитетының чит илләрдә яшерен разведка эшләрен башкару бүлеге башлыгы урынбасары. 1955 елдан шул ук комитетның Югары мәктәбендә укыта.
Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Тумыштан зиһенле һәм һәр адымын үлчәп эш итүче разведчикның аналитик фикерләү сәләте иң югары җитәкчелек¬не дә сокландыра.
Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Исхак Әхмәров Мәскәүдә 1976 елда вафат булган. Аз сүзле чекист гомер буе һөнәренә тугры булган. Тормыш сынаулары алдында югалып калмаган татар егете каршында Берия дә көчсез булган, ди тарихчы галимнәр.
R.S. Аның турында шулай ук Рафис Корбанның "Әхмәров" романын укып та белә аласыз.