Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

«Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проекты

 Шул уңайдан без бүген үзенең көндәлек хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән абруй һәм ихтирам яулаган, озак еллар гади терлекче булып эшләгән Галимова Дания Һадиҗан кызын искә алдык.
Дания апа1932 елның 29 июнендә Арча районының Мирҗәм авылында туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1947 елда инде ул атлар карый. Аннан дуңгыз фермасында эшли. 1987 елга кадәр дуңгызлар карый. "Ватан" хуҗалыгының һәм районның иң яхшы терлекчесе була. Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.1975-80 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Якташлары Дания апа белән бик горурлана.
Бүгенге хәтирәбез Дания апа истәлегенә күңел җылылыгыбыз, рухына дога булып багышлансын!
R.S. Бу ханымнар барысы да диярлек терлекчелек тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз. Озак еллар намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!