Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Милли мәдәният саекмас чишмә” китапханәләр арасында районкүләм сынау бәйгесе

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы игълан иткән әлеге бәйгедә Апаз авыл җирлегенә кергән Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Апаз авыл китапханәчеләре чыгыш ясады.
Билгеле булганча Бөтендөнья Татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясе дигән документ кабул иткән ииде. Шуңа нигезләнеп 2020-2023 еллар аралыгында халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен зур эшләр башкарылды, башкарыла. Шушы карарга нигезләнеп 2023 ел республикабызда “Милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләр елы” дип игълан ителде.
Китапханәбездә гореф гадәтләр яктыртылган китап күргәзмәләре оештырылды, төрле чаралар уза. Халкыбызның бай мирасын пропогандалау максатыннан бу эш киләчәктә дә дәвам итәр.
Без үсеп килүче буынга белем бирүче балалар бакчасы һәм мәктәп, җирле үзидарә органнары, хуҗалык җитәкчелеге, өлкән буын кешеләре һәм дин әһелләре, медицина хезмәткәрләре белән тыгыз эшлекле бәйләнештә.
Безнең милли гореф-гадәтләр әдәбиятыбызда киң яктыртылган.
Якташларыбыз Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында халкыбызның күркәм йолаларын, тормыш көнкүрешен күрдек. Бу кичәбездә без якташыбыз, Сеҗе авылы кызы, Гөлчәчәк Галиева иҗатында халкыбызга хас милли төсмерләрне барладык, буыннан буынга күчеп барган матур гореф-гадәтләребез турында сөйләштек. Якташыбызның барлык китап укучылар да яратып кабул иткән “Газзәбану” романы буенча фикер алыштык. Бу әсәрен автор 81 яшендә яза.
Бу роман, ничә кеше укыса шуның кадәр фикер тудыра, уйландыра торган әсәр. Әсәрнең дәвамы да булырга тиеш иде, ләкин Гөлчәчәк апа язып өлгермәде, бакыйлыкка күчте.
Мин бу кичәгә әзерләнгәндә бик борчылдым, үземнең китап укучыларым белән киңәштем. Шөкер, алар киңәше, аларның әсәргә карата тирән мәгънәле фикерләре кичәбезне шундый матур итте.
Китапка игътибар кимеде, китап укучылар аз дип әйтсәләр дә, китапханәбездә эш гөрли, китап укучылар даими килеп тора. Мин куанып, горурланып, шөкер, бездә нәфис сүз, китап яратучылар бар һәм алар күп дип әйтәм. Рәхмәт Сезгә!
Кичәбездә Хәсәншәех һәм Апаз мәктәбе укучылар, авыл халкы катнашты. Очрашуыбыз китап укучыларыбызның чыгышы, матур җырлар , биюләр белән үрелеп барды. Кирәкле, эшлекле, эчтлекле сөйләшү булды ул.