Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Авылыбыз үзешчәннәре Мәҗит Шамхаловның “Кайнана” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр

7 март Хәсәншәех Мәдәният йортында 8 март − Халыкара хатын-кызлар көне  уңаеннан авылыбыз үзешчәннәре Мәҗит Шамхаловның “Кайнана”  пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр.  Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар. Тамашачылар бу комедияне бик теләп бер сулышта карадылар һәм көчле алкышлар белән актерларның уйнавына соклануларын белдерделәр

Бәйрәм балалар бакчасы әзерләгән әзерләгән ярминкә белән башланып китте.  Ярминкәдә нинди генә сый-нигъмәтләр юк иде.