“Без-Җиңү варислары” Тарихи сәгать
22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Без-Җиңү варислары” исеме астында тарихи сәгать үтте. Медиа-презентация ярдәмендә үткән чара Бөек Ватан сугышы башлану тарихы, фаҗигале вакыйгалар, балаларның, ил халкының фронтта һәм тылда кылган батырлыклары турында хикәяләүне үз эченә алды. Бу очрашу балаларда әби-бабаларының батырлыклары белән горурлану, соклану хисләре уятты. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.