Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Без Ленин ордены кавалеры Галиева Суфия апа янында булдык

Хәсәншәех авылы элек-электән уңган, тырыш кешеләре белән данлыклы булды.  Галиева Суфия апа Юныс кызы шундыйлардан. Суфия апа 1940 елда Балтач районының Балтач авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап, комсомол путевкасы белән сыер сава башлый. Хәсәншәех авылына килен булып төшкәннән соң, Хәсәншәех фермасында сыер савучы булып эшли. Районның иң яхшы сыер савучысы була. Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры. Ул 38 ел сыер савучы булып эшләп, олы хөрмәт яулап лаеклы ялга чыга. Югары дәүләт бүләкләреннән тыш Суфия апа күп төрле дипломнар, рәхмәт хатлары, почет граматалары белән бүләкләнә. Халык аңа зур ышаныч күрсәтеп, 1968-1972 елларда авыл советы депутаты итеп сайлый.
Алар Габдрәис абый белән 57 ел матур гомер кичереп 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары барысы да тәртипле булып үсәләр, тормышта үз гаиләләрен булдырып, балалар үстереп, матур итеп яшиләр.
Хәзерге вакытта Суфия апа улы Рәдис, килене Зөлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Барган саен, сокланып кайтам бу тырыш гаиләгә. Алар дус-тату яшиләр, ә килене Зөлфия белән кыз белән әни шикелле.
Шушы көннәрдә алдынгы сыер савучы , хезмәт ветераны Суфия апа Галиевага 83 яшь тулды. Шушы олы бәйрәме белән аны балалары, оныклары, оныкчыклары котлап, тазалык, бәхетле гомер теләделәр.
Алдагы көннәрең дә гел шулай бәхетле булсын, хөрмәтле Суфия апа!