Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Алло, без талантлар эзлибез!" Балалар бәйрәме

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Хәсәншәех авыл мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Бәйрәмебез Мәрхәмәтлелек  ярминкәсе белән башланып китте. Анда әти-әниләр, балалар, укытучылар куллары белән әзерләгән ризык, кул эшләре  тәкъдим ителде. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Һәркемнең күңеле күтәренке, бәйрәмчә иде. Кадерле  балалар! Без сезнең нинди сәләтле икәнегезне күрдек. Алга таба да сезнең ТАЛАНТЫГЫЗГА сокланырлык, сезнең белән горурланырлык булсын! Сезне Балаларны яклау көне, җәй һәм каникулларның, җәйге лагерь башлануы белән котлыйбыз!!!