Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Акча яхшымы, әллә начармы?” Тәрбия сәгате

Соңгы вакытта телевизорлардан, радиодан корупция ягъни ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Димәк, ришвәтчелек бик начар нәрсә булып чыга. Нәрсәдән килеп чыга икән сөң бу начар күренеш? 

7 декабрь көнне, мәктәп бинасында, 5 сыйныф укучылары белән үткән тәрбия сәгатебез әнә шундый юллар белән башланып китте. Әлеге очрашу барышында Акча тарихына сәяхәт кылабыз, «Акчаның тылсымлы көче”, Акча: максатмы әллә чарамы, “ Кемне ярлы дияргә мөмкин?”  кебек сорауларга җавап   табабыз. Акча белән эш итү кагыйдәләрен төзү “ Сак бул- акча!” , “Акча һәм бала” тәрбияви ситуацияләргә, акчага сатып алып булмый торган әйберләр ярминкәсенә тукталабыз.

“Акча-яхшымы әллә начармы?”. Без җавап табарга тырышып караган сорау кешелек алдында күптән тора инде. Монда бертөрле генә җавап була да алмый. Акча – ул кәгазь генә, ә ул яхшылык алып киләме, әллә начарлыкмы - анысы кешенең акчага карашыннан тора дигән фикердә дәресебезне йомгаклыйбыз.

Файдалы һәм кызыклы бу сәгатебез бик җанлы, әңгәмә рәвешендә үтте.