Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Алар сугыш турында яза” Әдәби сәгать

23 май көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе 8 сыйныф укучыларын “Алар сугыш турында яза”  дип аталган әдәби сәгатькә җыйды.  Бу очрашуыбызның  максаты сугыш чоры язучылары һәм аларның үлемсез әсәрләре белән танышу, аларны укучыларга тәкъдим итү. Балалар дәресне зур кызыксыну белән тыңлады, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Һәр укучы өйгә төрле темадагы кызыклы китап белән кайтып китте.