Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Авыл-мәдәни мирас сандыгы” Иҗади һәм эзләнү бәйгесе

29 сентябрь көнне безнең китапханә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы игълан иткән “Авыл-мәдәни мирас сандыгы” иҗади һәм эзләнү  бәйгесендә чыгыш ясады. Авылга, аның кешеләренә мәдхия чагылган бу бәйгедә авылның матур үткәнен, тарихи урыннарын, борынгыдан килгән гореф гадәтләрен, милли ашларын, башкалар сокланырлык матур якларын: эшчән кешеләрен, гүзәл эшләрен күрсәтергә тырыштык.