Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Әдәби туган як” Әдәби сәхифә

Хәсәншәех авыл китапханәсе  сезне Әдәбият елы кысаларында оешкан “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчеләр белән таныштыруын дәвам итә.

Лилия Хайретдинова төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем ала. Матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, тормыш, кешеләр, яшәеш турында уйланырга ярата. Уйларын кыска гына шигырьләр, дүртъюллыклар аша башкалар белән бүлешә. Кайбер шигырләре “Сабантуй” балалар газетасы битләрендә урын алды. Шигырьләрен Интернет аша төрле конкурсларга тәкъдим иткәне, шулай ук Арча районы укучылары арасында үткәрелгән конкурсларда катнашып, җиңү яулаганы бар. (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурста 2 урын, 2015 елда Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге бәйгедә катнашып Шигырь иҗат итүчеләр номенациясендә  3 урынны алды).

 Күңелдә яз.

Хисләр ташый йөрәкләрдә,

Күңел оча күкләргә.

Үземдәге бу халәтне

Аңлар микән һәркем дә.

 

Яз һавасы,яз исләре

Ашкындыра күңелне,

Әллә бу шатлыклы хисләр

Сезгә таныш түгелме?

 

Дөнья буйлап килә ул яз

Кояшны да уята,

Агачларга,яфракларга

Көч-куәт, дәрт тарата.

 

Урманда кошлар сайраша,

Елгаларда су ташый,

Күңелемдә яз кояшы

Гөлчәчәк булып балкый.                            Лилия Хайретдинова

 

-Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем алам. Буш вакытларымда матур әдәбият китаплары, бигрәк тә шигырьләр  укырга яратам. Районда, республикада үткәрелгән конкурсларда теләп катнашам. Г.Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан  “Сабантуй” балалар газетасы  үткәргән  “Тукайга ияреп... үземчә” дип аталган конкурста 2 урынны алу бәхетенә ирештем, 2013 нче елда Арча муниципаль районы тарафыннан бирелгән Тукай премиясенә лаек булдым. 2015 елда Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге бәйгедә катнашып Шигырь иҗат итүчеләр номенациясендә  3 урынны алдым.

Шигырь язу сәләтем әниемнән күчкән, ул буш вакытларында мине шигырь язу серләренә төшендерә, ди Аяз Вәлиев үзе турында.

 

Кышкы урман

Кышкы урман йоклый,

Ә агачлар

Әкрен генә нидер сөйләшә.

Якын дуслар кебек

Бер-берсен үз күреп

Алар көн дә шулай серләшә.

 

Кышкы урман йоклый,

Ара-тирә

Йөгереп үтә җитез куяннар.

Уятырга тели

Алар бар дөньяны

Чөнки инде йоклап туйганнар.

 

Кышкы урман йоклый,

Чыркылдаша

Кышларга дип калган кошкайлар.

Күңелсез аларга

Дусларсыз урманда

Тиз кайтсын канатлы дускайлар.                             Аяз Вәлиев

 

Мин, Хамматов Ленар Гәбделфәрт улы, Арча районы Хәсәншәех авылында  туганмын. туган Авылымда 9 классны тәмамлап, Мамадыш шәһәренең 2 нче лицеенда укуны дәвам иттем. Бүгенге көндә Габдулла Тукайисемендәге татар филологиясе һәм культурасы бүлегенең 5 курсында белем алам. Буш вакытымда шигырьләр, көйләр язам, “Мизгел” яшьләр театрында катнашам.Үзең турында язуы авыр икән ул. Бәлки шуңа да шигырьләрдә тирә –якка карата мөнәсәбәтне чагылдыру күпкә җайлырак, ничектер үзгә ситуация ул.

2015 елда шигырь иҗат итүчеләр “Тукай варислары” номинациядә:

18-30 яшьлекләр арасында 1 урынны алдым.

Күңел....
Бу күңелнең юктыр киңе, тары
Юктыр аңа барзах- киртәләр
Ашкына ул бары алга гына
Әйтерсең лә ап- ак җилкәннәр...

Гәләмнәрдәй серледер ул күңел
Океандай ярсыз һәм тирән
Табигаьтән алып тик матурлык
Гөлбакчалар белән үрелгән

Таң атканда булган кызыл шәфакь
Сузыладыр ерак- еракка..
Күңелемдә минем әнә шундый
Чиксезлеккә барып тоташа.        Ленар Хамматов

 

Мин бүген сезгә иң оста, сәнгатьле шигырь укучыбыз, 5 сыйныф укучысы Надир Хабибуллин турында да сөйлисем килә. Ул Республика, район буенча үткән бик күп бәйгеләрдә катнашып нәтиҗәле урыннар алды. 2013 елда үткән “Теле барның-иле бар” район бәйгесендә җиңүче. Район бәйгесе “Стихи поэтов  для детей  конца 20-начала 21 века” 1урын. ТР балалар китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап игълан иткән “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән республика конкурсының район ярышында 1 урынга, республика буенча лауреат исеменә лаек булды. “Поклонимся великим тем годам”  исемле район  бәйгесендә 2 урын. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге бәйгедә катнашып Сәнгатьле уку номенациясендә 2 нче урынны алды. 2015 елның Октябрь аенда Бөтенроссия Державин фестивале уңаеннан Татарстанда Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар бәйгесендә 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады.  Ә 2 нче декабрь көнне аны һәм мәктәбебезнең тагын 6 укучысын  Балтач районы Кенә авылында узачак” “Римма Ибраһимова талантлар барлый” бәйгесендә катнашу көтә. Ул бик, бик оста биюче дә. Балтач сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укый. Китапханәнең даими укучысы да, күбрәк шигырь китаплары белән кызыксына.

Әлеге укучыларыбыз безнең китапханәдә оешкан “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчесе дә һәм һәрбер кичәбезнең  актив  катнашучысы да. Аларга исәнлек-саулык, иҗатларында зур уңышлар!