Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

15 сентябрьдә күренекле шәхеснең тууына 135 ел булды

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый.

50 яше тулган көннәрдә – 1937 елның 17 сентябрендә Кәрим Тинчурин «халык дошманы» дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерелә.