Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Беслан фаҗигасе

2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында Чечен террорчылары тарафыннан Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып, 1128 кешене өч көн буе, ашатмый, эчертми ябып тоталар. Теракт вакытында 333 кеше, шул исәптән 186 бала үлә, 800 дән артык кеше тән җәрәхәтләре ала. Бу корбаннар саны буенча РФ тарихында иң зур теракт булды. Бу вакыйгалардан соң инде 18 ел вакыт үткән. Яңа уку елы җиттеме, шушы коточкыч җинаятьне искә алабыз. Хәер, бу хакта онытканыбыз да юк. Бүгенге очрашуыбыз шул хакта булды. Чарада авылыбызның өлкән участок инспекторы, полиция майоры Ленар Әлтәф улы катнашты.