Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китап сөючеләр конференциясе узды

Китапханә Мәдәният йорты белән берлектә үзләренең өлкән активларын җыйды. Алар берничә язучының әсәрләре белән таныштылар, фикер алыштылар. Үзләре укыган әсәрләрен искә төшереп, матур фикерләре кичәне тагын да тулыландырды. Очрашуыбыз чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребезнең барысы да җыр-моңга осталар, иҗади кешеләр, гармун көйләренә кушылып матур җырлар яңгыраттылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, яшьлекләрен искә алдылар. Өйдә укырга китаплар сайладылар.
Очрашу бик җылы, истәлекле узды. Ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Өлкәннәребез бәйрәм чарасыннан бик канәгать булып, кабат очрашулар язсын иде, дигән теләктә калдылар.