Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне уңаеннан узган тантана истә калырлык бик матур үтте

Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне уңаеннан узган тантана истә калырлык бик матур үтте.
Мәктәптә барлыгы 54 бала белем ала, шуларның 3 беренче класска керә...
Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара.
Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, әти-әниләр! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр, күңел тынычлыгы, иҗади җиңүләр, рухи күтәренкелек, яхшы кәефләр генә теләп калам. Рәхмәт бәйрәмгә чакыруыгыз, чәчәк бәйләмегез өчен!