Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Әнием-өебез кояшы"

28 ноябрь көнне мәктәп укучылары Әниләрне Хәсәншәех авыл Мәдәният йортына бәйрәм тантанасына җыйды. Әниләрне алар  Мәдәният йорты бинасы капкасын кергәндә үк матур итеп, бүләкләр белән каршы алды. Бу көнне һәрбер бала Әниләренә, әбиләренә багышлап матур, матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Кичә искиткеч булды. Көз аена туры килгән әлеге көн иң  гүзәл бер бәйрәмгә әверелде.