Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехта китап укырга яраталар

Хәсәншәехта китап укырга яраталар. Шундыйларның берсе Фәния Ахмәтгалиева. Инде 32 елдан артык китапханәбезнең даими укучысы, дусты ул. Кайткан һәрбер китапны беренчеләрдән булып Фәния укыды. Кызы Лилия югары уку йортында укыган елларда, Лилия белән бергә сессиягә әзерләнеп, исемлектәге барлык әсәрләрне укып конспект язган кеше дә ул безнең Фәния. Әнә шушы китапханәдә салынган дуслык күпере дәвамлы булсын! Рәхмәт сиңа, Фәния!