Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәех авылында “Урам бәйрәме”узды

Хәсәншәех авылында “Урам бәйрәме”узды. Бәйрәмгә Учак урамында үскән авылдашлар җыелды. Ул көнне бәйрәм 100 якын урамдашын очраштырды. Очрашуны Рәүфә, Рәйфә Гөзәеровалар, Әнисә Шәрипова,, Дания, Рания Галиевалар, Мөдәрис, Ләйсән Гөзәеровлар, Марсель, Суфия Газизовлар оештырдылар. Гаҗәеп күңелле, җанга рәхәт, тирән мәгънәле бәйрәм булды ул. Бер-берсен сагынышкан урамдашлар очрашуы күңелле дә, моңсу да хатирәләрне яңартты. Бәйрәмгә олысы –кечесе, өч –дүрт буын вәкиле җыелды.
Бәйрәмне оештыручылар авылның иң өлкән кешесе, иң ерактан кайткан урамдаш, бәйрәмгә килгән иң өлкән, иң кечкенә кунак, шул урамнан өйләнешкән парларга, очрашуга барлык балалары да кайткан Гилязовлар, Хабировлар, Газизовлар гаиләләренә бүләкләкләр тапшырдылар. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә күчтәнәчсез калдырмадылар - һәркемгә бүләк өләштеләр. Марсель, Эвелина Абдуллиннар очрашуны бик матур итеп алып бардылар. Һәр катнашучы күңелендә бер генә - очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләк уянды.
Очрашуны оештыручыларга, вакытларын кызганмыйча кайткан, килгән кунакларга бик зур рәхмәт! Мондый очрашулар дәвамлы булсын!