Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Безнең МИРАС”-көтелгән журнал

 “Безнең МИРАС” фәнни-популяр, әдәби нәфис журналының 7 саны яртысына якыны диярлек керәшен татарларына багышланган. Биредә без “Апаз авылы керәшеннәренең нәсел тамгалары” дигән бик кызыклы язма белән таныша алабыз. Шулай ук журналының бу яңа санында да тарихи, әдәби, дини һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.

„Безнең мирас“ — мирасыбызны яшь буынга җиткерүче зәвыклы, затлы, заманча журнал. Баш мөхаррире Ләбиб Лерон тынгысыз җан иясе, күпкырлы шәхес. Укучыларыбыз журналның һәр санын көтеп ала. Бик матур чыга журнал. Эчтәлеге, бизәлеше бик шатландыра.

Шул мирасны барлау, саклау,  киләчәк буыннарга тапшыру кебек игелекле хезмәт башкаручы «Безнең мирас» редакциясенә уңышлар, рәхмәтле укучылар теләп калабыз!