Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Почта хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

10 июльдә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.  Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Вакытлы матбугат, пенсия-субсидия өләшүче дә, көндәлек кирәк товарларны алып кайтучы, өлкәннәрнең моң-зарларын, шатлыкларын бүлешүче дә ул почта хезмәткәре. Авыр хезмәтләрендә сабырлык юлдаш булсын аларга. Йөзләреннән шат елмаю китмәсен, букчалары бары тик яхшы хәбәрләрдән тулып торсын.

Авылыбызның почта хезмәткәрләре һәрвакыт җаваплы, һөнәри осталык, намуслы хезмәт белән аерылып торды. Без шушы уңайдан авылыбызның ветаран почта хезмәткәре  Гатина Роза апаны котларга бардык. Роза апа бар гомерен шушы җаваплы эшкә багышлаган шәхес. Эш дәверендә үзен хезмәт сөючән, намуслы, тырыш белгеч итеп таныта. 37 ел ел иңеннән почтальон сумкасы төшмәгән Роза апаны Хәсәншәехлылар якты йөзле, тәмле телле булганы өчен хөрмәт итә. Роза апа, Сезгә Ходай сәламәтлек, таза, тигез, тыныч тормыш бирсен. Теләк-ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез!