Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәйрәмнәрне матур күрсәткечләр белән каршы алу бик күңелле!

Йортларыбызга зур шатлыклар, ил-көннәрнең соңгы яңалыкларын туплаган вакытлы матбугатны өйләребезгә китереп җиткерүче почта хезмәткәрләре бу атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аларга көн саен дистәләгән кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә.  Ә бу түземлек тә, сабырлык та, итәгатьлелек тә таләп итә.  Почта бүлекчәсе җитәкчесе, шулай ук хат ташучы хезмәтен башкаручы Кумриниса Корбангали кызы- шундыйларның берсе. Ул үз эшен бик яратып һәм зур төгәллек белән башкара. Бүген ул 160 артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче, газета-журналларга яздыру белән бергә, 500 якын кешегә пенсия-субсидияләр өләшү, коммуналь хезмәтләргә һәм телефонга түләүләр кабул итү, кәрәзле телефонга акча кертү, төрле переводлар, посылкалар алу һәм җибәрү, сату һәм башка бик күп эшләр башкара. Ул һәрвакыт җиткерелгән планнарны үтәп бара. Пенсия-субсидияләрне, вакытлы матбугатны үз вакытында адресатларына илтеп тапшыра. Яңгырыннан, салкыннардан да курыкмый ул.  Тормыш иптәше һәм уллары да авыр хезмәтендә бик ярдәм итә.

Кумриниса ханым, без авыл халкы, Сезнең хезмәтегездән бик канәгатьбез. Үтә дә ягымлы, игътибарлы булганыгыз өчен аеруча хөрмәт итәбез. Сезгә алга таба да халыктан рәхмәт сүзләре генә ишетеп, намус белән башкарылган хезмәтегезнең күркәм нәтиҗәләрен күреп эшләвегезне телибез. Үтәсе юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомерләрегез бәрәкәтле, сәламәтлегегез нык булсын. Халык өчен игелекле хезмәт башкаруыгыз һәрчак югары бәяләнсен! Рәхмәт Сезгә!

R.S.

“Газета-журналларның үз сайты, ә китапларның электрон варианты бар бит” диючеләр дә аз түгел. Әмма вакытлы матбугатны кулга тотып укуга җитәме соң? Матбугатны почтадан иң кадерле әйбер кебек көтеп алучы да бер мин генә түгелдер, мөгаен.