Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Килер буыннарга мирас булып, синең эзең калган бу якта...” Тематик кичә

Бүген Хәсәншәех балалар бакчасында  зур бәйрәм- Тукай туган көн билгеләп үтелде. Бәйрәм китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашында бик җанлы үтте.  Балаларның чыгышлары һәркемдә соклану хисләре уятты. Әле кечкенә булсалар да, балаларның Тукай иҗаты белән кызыксынулары күренеп тора. Бәйрәмгә әкият геройлары да килгән иде. Бу әкиятләр аша балалар акыллы, тәртипле, тырыш булырга кирәклеген аңладылар.