Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Озак еллар намуслы хезмәте өчен хөрмәтләделәр📚

Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән уңган механизаторлар һәм терлекчеләрнең тырыш хезмәтенә таяна. Ә андыйлар “Ватан” хуҗалыгында шактый. Сүзебез, бик күп еллар "Ватан" совхозы басу-кырларында хезмәт куйган Пшәңгәр авылы егете Ахмадуллин Фәиз Әсхәдулла улы турында.
42 елдан артык намуслы хезмәттә үткән гомер! Аларда борчылып үткәргән алсыз-ялсыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята. Ул, үз-үзен аямыйча, бар көчен, тырышлыгын куеп, туган авылына хезмәт иткән кеше. Җитәкчеләр: “Сабыр, кешелекле, техникасын һәрвакыт төзек тотучы уңган механизатор булды ул безнең" - дип, хезмәтенә югары бәя бирә.
Шушы көннәрдә Фәиз абый үзенең 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Сабан туе бәйрәмендә хезмәтсөяр якташыбызны гомер бәйрәме уңаеннан һәм фидакарь хезәтен бәяләп район башлыгының рәхмәт хатын һәм хуҗалык җитәкчелегенең бүләген тапшырдылар.
Фәиз абый, Сезгә тормышыгызда бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләмәтлек, җан тынычлыгы телибез! Гомерегез озын булып, бәхеттә, хөрмәттә үтсен!