Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Гөрләп үтте Сабан туе

Быелгы Сабантуй бәйрәме елдагыдан тагын да күркәмрәк күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп үтте. Көне дә махсус, сабан туе бәйрәме өчен иде бит!
2022 елның Сабантуе флагын күтәрү хокукы Сабиров Таһир Фәрит улына һәм булачак яшь механизаторыбыз Хаҗиәхмәтов Фәнзил Фәнис улына бирелде. Шулай ук икмәккә нигез салучы игенчеләребез һәм инде әлбәттә хуҗалыгыбызның терлекчелек тармагында да матур хезмәт куйган терлекчеләребез макталды, бүләкләнде.
Сабан туеның башыннан ахырына кадәр үзешчәннәребез, кайткан кунакларыбызның җыр-биюләре яңгырады, ә мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды. Балалар өчен дә күп төрле күңел ачулар булды. Сабантуй бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә.
Ил-көннәребез тыныч булсын да, Сабантуйның төп геройлары-кыр батырлары чәчкән игеннәр исән-сау үссен дә, ишелеп уңсын!