Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сабантуйга бүләк җыйдык🥀

Сабантуена бүләк җыю борынгыдан калган матур йола. Бу йола Сабантуй чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора. Бүләкләр җыю -хәзер дә күңелле күренеш. Без дә әнә шулай күркәм гадәт буенча җигүле ат белән авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйдык.
Сабантуена санаулы көннәр калып бара, дуслар. Милли бәйрәмебез 11 июнь көнне –Апаз авылында, ел саен үтә торган болында була. Бәйрәмгә рәхим итегез!