Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Зур сугышның кечкенә геройлары” Батырлык дәресе

24 апрель Хәсәншәех авыл китапханәсендә  Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле батырлык дәресе узды. Дәрес барышында дәһшәтле сугыш вакытында балаларның күргән михнәтләре турында сөйләштек, сугыш темасы китаплар күргәзмәсенә обзор ясалды, презентация тәкъдим ителде. Сугыш турындагы әдәбият балаларда кызыксыну уятты һәм  алар өйдә укырга әнә шундый эчтәлектәге  китаплар алдылар. Максатыбыз: патриотик тәрбия бирү, сугыш вакыйгаларын һәм Бөек Ватан сугышында балаларның каһарманлыкларын искә төшерү.