Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген пионерлар көне!

Бүген, күңелдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган матур бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына. Пионерның ләззәтен татыган, аның белән горурланучылар өчен 19 май һаман Пионерия көне булып кала бирә.

Пионер -"беренче" дигәнне аңлата. Яхшы уку, үрнәк тәртибебез өстенә, ялгыз әби-бабайларга булышырга йөри идек. Пионер оешмасы ул-тәртипне саклый торган, һәрвакыт алдынгылыкка, җиңүгә өнди торган оешма…

Ул еллар еракта калды. Әмма һәр мизгеле әле дә истә...

Пионерлар сафына кабул ителгән дусларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!