Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән!

Бүген, иң игелекле һөнәр ияләре-могҗиза тудыручы ак халатлы фәрештәләр, кеше гомере, сәламәтлеге өчен фидакарьләрчә көрәшүчеләр бәйрәме. Хезмәтегез искиткеч, аны бәяләп бетереп булмый. Сез кешеләргә яшәү ямен, тәмен кире кайтаручылар, иртәгесе көнгә өмет уятучылар!

Сезнең һәркайсыгызга халыкны сәламәтләндерү өлкәсендә күрсәткән хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне юллыйбыз!

Хәсәншәех авылы элек-электән саулык-сәламәтлек сагында торучылар белән данлыклы булды. Шөкер, бүген дә бездә сәламәтлек саклау заман таләпләренә җавап бирә. Моңа заманча медицина җиһазлары һәм дәвалау өчен уңай шартлар  гына түгел, үзләренең мәрхәмәтлекләре, кешегә карата игътибарлы булулары, олы хезмәтләре белән авыл халкының хөрмәтен яулаган фельдшерларыбыз Рәмзия Мансур кызы һәм Нурия Адарат кызларының фидакарь хезмәте, югары осталык һәм профессиональлекләре ярдәм итә. Көн дими, төн дими, армый –талмый халыкка хезмәттә алар. Бүген алар 600 дән артык авылдашыбызның сәламәтлеге сагында тора. Рәхмәт сезгә!

Аларны бәйрәмнәре белән котлап, җаваплы эшләрендә уңышлар, үзләренә дә исәнлек-саулык телибез!

Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү мөмкин түгел.