Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Халык хәтерен китап саклар

Тарихи дөреслекне иҗади дәрт, сабырлык белән өйрәнгән галимнәребез, язучыларыбыз бар. Алар безгә халкыбыз үткән юлны төрле яклап яктыртып әсәрләр иҗат иттеләр. Бу әсәрләрнең кайберәүләрен сезгә дә дәкъдим итәбез.
2022 ел – татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел. 2022 елга шулай ук милләтебез тарафыннан кичерелгән фаҗигале чорларның да кайгылы көннәре туры килә.
Быел Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. 922 елны Багдад хәлифәлегеннән килгән илчелек катнашында Болгар дәүләте ханы Алмыш ислам динен илнең рәсми дине дип игълан итә. Татарстан Республикасында истәлекле дата булып тора һәм ел саен 21 майда билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең дини халкы арасында сан буенча мөселманнар икенче урынны билиләр.
Быел Төрки каһанлык төзелүгә 1470 ел тула. 552 елда Тумын каһан нигез салган бу төрки-татар дәүләте Кытайдан Кавказга кадәр ил-җирләрне били, 742 елга кадәр яши, бөтен Евразия киңлегендә төрки-татар мәдәниятен тарата, тарихта беренче рәсми татар дәүләте булып санала.
Рәсми тарих безнең турыда болайрак сүз йөртә. Татарлар төрки телле халыкларның иң әүвәлге ватаны Алтай һәм Монголия җирләрендә булган. Сезгә олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны, дөреслекне белү өчен танылган әдип, күренекле язучы Нурихан ага Фәттахнаың “Сызгыра торган уклар” романын тәкъдим итәбез. Шулай ук тарихи әсәрләр остасы М.Хәбибуллинның романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч.
Быел Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен язуына 790 ел тула. 1232 елда Коръәнгә нигезләнеп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятының нигезе булып тора...
Быел Алтын Урда дәүләтендә ислам дине дәүләт дине дип игълан ителүгә 710 ел тула. 1312 елда Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчат шәһәрендә (хәзерге Пенза өлкәсе) Үзбәк хан ислам динен дәүләт дине дип игълан итә.
Быел беренче басма татар китабы дөньяга чыгуга 410 ел тула. 1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга.

Быел Казан ханлыгын яулап алынуына 470 ел тула. 1236 елда Болгарстанны монголлар яулап ала, аннан соң Алтын Урданың бер өлеше була, Урда таркалганнан соң яңа дәүләт_Казан ханлыгы барлыкка килә(1438ел). 1552 елда Казан хнлыгы Рус дәүләтенә кушыла. Бу турыда без Вахит Имамовның “Сәет батыр”, Җәвит Рәхимовның “Батырша” кебек тарихи әсәләрен укып белә алабыз.
Быел татар халкының милли һәм дини каһарманы Батыршаның үлеменә 260 ел тула.
Быел юлбасар Ермакның Себер ханлыгына һөҗүм итүенә 440 ел тула. 1582 елның 1 сентябрендә казак атаманы Ермак, урыс сәүдәгәрләре Строгоновлар ярдәмендә һәм Мәскәү теләктәшлегендә, үзенең башкисәр казаклары белән мөстәкыйль Себер ханлыгына һөҗүм итә... Бу турыда тулырак без Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” әсәрен укыгач белә алабыз. Романда моңа кадәр укучыга билгеле булмаган фактлар бирелә.
Хәтер яңарту күркәм күренеш. Тарих ул-хәтер. Тарих, чын мәгънәсендә халыкның изге китабы, көнкүреш һәм эшчәнлек көзгесе, ата-бабаларыбызның мирасы, бүгенге көнгә өстәмәләр, аңлатмалар һәм киләчәккә сабак.