Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Җирле үзидарә хезмәткәрләрен тәбриклибез!

21 апрель Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан түгәрәк өстәл узды. Анда мәдәният һәм үзидарә хезмәткәрләре катнашты. Җирле идарә органнары белем бирү, мәдәният, мәчет, җәмәгать оешмалары белән тыгыз эшлекле бәйләнештә. Атнаның һәр сишәмбесендә җирле хакимият һәм мәдәният хезмәткәрләре  эшлекле очрашуга җыела. Барлык эш- башлангычларыбызда һәрвакыт  идарәнең  ярдәмен һәм җылы сүзен тоябыз. Безнең Апаз авыл җирлеге башка җирле идарә вәкилләренә  үрнәк. Хөрмәтле Апаз авыл җирлеге хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!