Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бу очрашуыбызның җылылыгы күңелләрдә әле озак сакланыр

Май аенда иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе-Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көнен билгеләп үтәбез. 1 һәм 9 май-Бердәмлектә безнең көч булуын искә төшерә торган көн. Ә бердәмлек җиңүгә китерә. Бу бәйрәмнәрне без һәр елны тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез. Чөнки бу безнең хәтер һәм горурлыгыбыз, илебез тарихы, һәр гаилә тарихы, күңелебезнең бер өлеше.
Авылдашларыбызны әлеге якты һәм күңелле бәйрәмнәр белән котлап мәктәп укучылары, студентлар, Хәсәншәех мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искиткеч матур бәйрәм кичәсе әзерләде.