Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Без елның елында Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән искә алабыз

Без елның елында Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән искә алабыз. Бүген Хәсәншәех Мәдәният йортында Габдулла Тукай иҗатына багышлап уздырылган “Тукай теле-туган тел” дип аталган чарабыз бик күркәм бәйрәм булып килеп чыкты. Нәни дусларыбыз берсеннән-берсе матур итеп Г.Тукайның шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә җырлар башкарды. Бәйрәмебез истәлеге итеп нәни дусларыбызны Дипломнар белән бүләкләдек.

Тукай –чын мәгьнәсендә халык шагыйре! Без Тукай әсәрләрен буыннан-буынга өйрәнеп, аның иҗаты белән рухланып яшибез.