Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Семинар-киңәшмәдән соң туган фикерләр

Мин 22 нче апрель үзәк китапханәдә узган “Семинар-киңәшмә”дә чыгыш ясаган кызларыбызга соклануымны, ихтирамымны әйтми кала алмыйм.
“Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас” елы кысаларында “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе “Авыл-мәдәни мирас сандыгы” исемле иҗади һәм эзләнү эшләре бәйгесе игълан иткән иде. Бу көнне 8 филиал чыгыш ясады. Һәрбер чыгыш ясаучы кызларыбызның эшләре үзенчәлекле, иҗади, матур, эшлекле килеп чыккан. Безнекеләр шул, дип куанып, горурланып утырдым. Аларның эшләренә бәя бирүче жюрига да авырга туры килде.

Бу файдалы да, кызыклы да булган очрашуыбыз барыбызга да бик ошады.
#ХәсәншәехАвылКитапханәсе
#АрчаҮзәкләштерелгәнКитапханәләрСистемасы
#АрскКультура
#“Халыксәнгатеһәмматдибулмаганмәдәнимираселы