Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сания Әхмәтҗанова белән ораштык

.Безнең район үзәк китапханәсе, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар бик еш оештыра. 22 нче апрель көнне сәнгать мәктәбендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән искиткеч җылы, җанга рәхәт, истә калырлык матур очрашу кичәсе булды. Рәхмәт оештыручыларга, әдибәнең иҗатын хөрмәт итеп килгән кунакларга, тамашачыларга.

Сания Әхмәтҗанова тумышы белән Курса почмак авылыннан. Казанда яши. Хәзерге вакытта аның күпсанлы җырлары, шигырьләр җыентыклары укучыларны сөендерә.

Әсәрләрен укый башласаң, җырлап торган аһәңе-яңгырашы, чиста һәм бай сөйләме үзенә тарта. Жанр төрлелеге, тема киңлеге, фикер тирәнлеге, тел куәсе таң калдыра.  

Матур әсәрләре өчен Сания ханыма рәхмәт әйтеп, яңа әсәрләрен көтеп калабыз!

#ХәсәншәехАвылКитапханәсе
#АрчаҮзәкләштерелгәнКитапханәләрСистемасы
#АрскКультура

#Әдипләребез