Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Быел Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен язуына 790 ел тула

1232 елда Коръәнгә нигезләп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятының нигезе булып тора.

Әүвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырына гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап — изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел; дип уйлаган ул. Инде әсәр халыкның күңелен бер яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкка таратканнар. Китап күчерүчеләр... 400 — 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында «Йосыф китабы»н күчереп утырганнар. Әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән. Әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да — һәркайсы аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан «Кыйссаи Йосыф» һәр өйдә булган. Ул татар халкы яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган.

Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәтен язучы мавыктыргыч итеп сурәтли алган. Биредә тугрылыкка, сабырлыкка сокланырлык. Халкыбыз бүген дә яшь парларга Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен тели икән, бу — язучының әлеге теманы шулкадәрле бөек һәм мәңгелек итә алуының төп дәлиле.